Бу көнне Казан православие христианнары Рус православие чиркәвенең кыйммәтле иконаларының берсе булган Изге Ана иконасы пәйда булу бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июль). 21-нче июльдә Казан православие христианнары Рус православие чиркәвенең кыйммәтле иконаларының берсе булган Изге Ана иконасы пәйда булу бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Бу көнне дин тотучылар традицион хач йөреш ясаячак. Хач йөрешендә катнашучылар Благовещение соборыннан алып Крестовоздвижение чиркәвенә кадәр узачак. Шуның белән бәйле рәвештә шәһәрдә транспорт чаралары хәрәкәте һәм туктау урыннары чикләнәчәк.
Мәсәлән, 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Кремль урамы (Муса Җәлил урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр), Профсоюз урамы (Муса Җәлил урамыннан Ташаяк урамына кадәр), Чернышевский урамы (Дзержинский урамыннан Бауман урамына кадәр), Беренче Май мәйданы юлы (Кремль урамыннан Уң як Болак урамына кадәр), Бауман урамы (Профсоюз урамыннан алып Батурин урамына кадәр), Батурин урамыннан Кремль транспорт дамба урамына кадәр төшү юлы, Батурин урамы (Кремль трансопрт дамбасыннан Дзержинский урамына кадәр), Большая Красная урамы (Япеев урамыннан Батурин урамына кадәр), Карл Маркс урамы (Батурин урамыннан Япеев урамына кадәр), Япеев урамы (Дзержинский урамыннан Большая Красная урамына кадәр (кирәк булганда), Миславский урамы (Карл Маркс урамыннан Дзержинский урамына кадәр) хәрәкәт һәм туктап торулар тыелачак.
6.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр чикләү Миславский урамы буенча (Карл Маркс урамыннан Зур Кызыл урамына кадәр) хәрәкәт итү өлешенә кагылачак.