В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу көнне Казан Мәрьям Ана иконасының могҗизалы образы белән тәре йөреше узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). 21-нче июльдә Татарстан башкаласында Казан Мәрьям Ана иконасының могҗизалы образы белән тәре йөреше узачак - Благовещение соборыннан алып Крестовоздвижение чиркәвенә кадәр. Шуңа бәйле рәвештә шәһәрнең үзәк урамнарында 20-нче һәм 21-нче июльдә транспорт чаралары хәрәкәте һәм туктап торуы чикләнәчәк. Тиешле карар шәһәрнең Башкарма комитетында имзаланды.
20-нче июльнең 20.00 сәгатеннән алып 21-нче июльнең 13.00 сәгатенә кадәр Миславский урамындагы юл өлешендә - К.Маркс урамыннан Большая Красная урамына кадәрге участокта транспорт хәрәкәте һәм туктап торуы чикләнәчәк.
21-нче июльдә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр транспорт йөрү һәм машина кую түбәндәге урыннарда чикләнәчәк:
Кремль урамы - Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәрге участокта;
Профсоюз урамы - Чернышевский урамыннан Ташаяк урамына кадәрге участокта;
Беренче Май мәйданыннан төшү юлы - Кремль урамыннан алып Уң як Болак урамына кадәрге участокта;
Бауман урамы - Профсоюз урамыннан алып Батурин урамына кадәрге участокта;
Меңьеллык мәйданыннан Батурин урамына төшү юлында;
Батурин урамыннан Кремль транспорт дамбасына төшү юлында;
Батурин урамы - Кремль транспорт дамбасыннан Дзержинский урамына кадәр участокта;
Большая Красная урамы - Япеев урамыннан алып Батурин урамына кадәрге участокта;
К.Маркс урамы - Батурин урамыннан Япеев урамына кадәрге участокта;
Япеев урамы - Дзержинский урамыннан алып Большая Красная урамына кадәрге участокта (кирәк булганда);
Миславский ур. (К.Маркс урамыннан Дзержинский урамына кадәрге участокта).