В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электр уты берничә сәгатькә бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь). Киләсе ял көннәрендә, 21-нче һәм 22-нче сентябрьдә, Казанның кайбер йортларында ут булмаячак.
21-нче сентябрьдә 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Мәскәү районында утны түбәндәге адреслар буенча сүндерәчәкләр: Баруди ур., 13, 17 (387-нче номерлы балалар бакчасы), 19, 21, 23, Восстание ур., 90, 101, 106, 108, 111, 115, 121.
8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр электр уты Идел буе районында Гарифҗанов ур., 7 (52-нче номерлы гимназия), 9а, 11, 13, Сыртланова ур., 5, 7, 9, 11 адреслары буенча булмаячак.
22-нче сентябрь көнне утны Киров районында сүндерергә планлаштыралар. 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ул түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларга кагылачак: Болотников ур., 1, 3, Горький шоссесы, 11, Ново-Светлая ур., 11, Окольная ур., 3, 5, 7, 9 (137-нче номерлы мәктәп), 16, 18, 20, Шульгин ур., 19 (50-нче номерлы гимназия).
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.