Ут шәһәрнең өч районында бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). 21 февраль көнне Казанның кайбер йортларында ут булмаячак. Бу трансформатор кече станцияләрендә планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле.
“Сетевая компания” ААҖ эш графигы буенча, 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында Татарстан ур., 52 адресы буенча ут бетеп торачак.
9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Отар бистәсендә Зоя Даутова, Калинин, Матюшино, Озерная, Правда, Идел буе, Центральная урамнарында ут булмаячак. 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ут Восточный бистәсенең Акчулпан, Механиклар урамнарында бетеп торачак.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының Константиновка бистәсендә Заречная, 1-15, Мостовой тыкрыгы адреслары буенча ут булмаячак.