В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез ТР башкаласында һава температурасы минус 11 градуска кадәр төшәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь). Якын көннәрдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Алдагы төндә һәм көндез бераз кар явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һәм көндез -5-7 градус, аязган вакытта -9-11 градус булачак. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана.
Тулаем республика буенча урыны белән бераз кар явачак. Аерым районнарда төнлә буран, иртән һәм көндез томан булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә белән һәм көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 7 градустан 12 градуска кадәр, ТР көнбатышында аязган вакытта – минус 7 градустан 12 градуска кадәр тирбәләчәк. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.