Бирегә килүчеләр шәһәр предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша алачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы август). 21-нче август көнне Казанның Яңа Савин районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Анда барлык теләүчеләр дә килә ала.
Шәһәрлеләр район предприятиеләрендә буш эш урыннары һәм вакантлы вазифалар турында мәгълүмат ала, район предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законнар буенча белгечләр белән киңәшләшә һәм дәүләт гарантияләре турында белә алачак.
Ярминкә Яңа Савин районы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Ибраһимов пр., 41. Керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт мәшгульлек хезмәте порталында.