В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җил - төньяк-көнбатыштан, талгын.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). Киләсе тәүлектә Татарстанда һәм аның башкаласында алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, бүген төнлә һәм иртән аерым районнарда һәм Казанда томан булырга мөмкин. 21-нче августта көндез республиканың көнчыгышында бераз яңгыр явачак. Җил - төньяк-көнбатыштан, талгын.
Төнлә республикада минималь һава температурасы 11-16 градус җылы булачак, Казанда - 13-15 градус җылы. Көндез Татарстанда һава +22-27, Казанда +25-27 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.