Продукцияне арзан бәядән 5 мәйданчыкта сатып алырга мөмкин булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). 21-нче августта Казанда 5 мәйданчыкта махсус ярминкәләр узачак. Алар шәһәр халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү өчен оештырылган. Сәүдә 6:00 сәгатьтә башлана.
Ярминкә мәйданчыкларында җитештерүчеләр арзан бәядән продукция тәкъдим итәчәк. Мәсәлән, суган һәм чөгендер – 1 кг өчен 15 сум, бәрәңге – 1 кг өчен 20 сум, кишер – 1 кг өчен 30 сум, кәбестә – 1 кг өчен 25 сумга сатылачак.
Сәүдә мәйданчыклары адреслары
Авиатөзелеш районы – Дементьев урамы, 7-нче номерлы йорт янында;
Киров районы – Батыршин урамы, 20-нче номерлы йорт янында;
Яңа Савин районы – Академик Лаврентьев урамы, 10-нчы номерлы йорт янында;
Идел буе районы – Ю.Фучик урамы, 72-нче номерлы йорт янында;
Совет районы – Липатов урамы, 7.