Ветеринарлар тере чират тәртибендә хезмәт күрсәтәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). Казанда этләрне вакцинацияләүнең һәм стерильләштерүнең мобиль пункты эшли. 21-нче августта белгечләр Киров районының Юдино бистәсенә киләчәк.
Мобиль пунктта ветеринария хезмәтләре комплексы күрсәтеләчәк – вакцинацияләү һәм стерильләштерүдән тыш, дүртаяклыларга ветеринария паспорты биреләчәк, ә хуҗасының теләге һәм сайлавы буенча я чип кертәчәкләр, я колагына тамга асачаклар. Кабул итү 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр тере чират тәртибендә Ильич урамы, 1-нче корпус адресы буенча алып барылачак.
28-нче августта Киров районының Залесный бистәсенә мобиль пункт чыгу планлаштырыла. Күченү графигы һәм мобиль пунктларның урнашуы гражданнар мөрәҗәгатьләреннән чыгып төзеләчәк. Гаризаларны торак-коммуналь хуҗалык комитетында +7(843)590-04-26 телефоны буенча калдырырга мөмкин.