В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу - Казанда WorldSkills Kazan 2019 кысаларында чаралар үткәрү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август). 21-нче, 22-нче һәм 27-нче августта Казанда WorldSkills Kazan 2019 кысаларында чаралар үткәрү уңаеннан 17.00 сәгатьтән 23.30 сәгатькә кадәр түбәндәге җәмәгать транспорты маршрутларының эше көчәйтеләчәк:
Х.Ямашев проспекты буенча
12 автобус (10, 10а, 18, 33, 35а, 45, 46, 49, 55, 60, 62 номерлылар);
2 трамвай (5, 6 номерлылар);
2 троллейбус (2, 13 номерлылар);
Чистай урамы буенча
бер троллейбус (1 номерлы);
2 автобус (74, 75 номерлылар);
Декабристлар урамы буенча
11 автобус (6, 15, 22, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 75, 89 номерлылар);
2 троллейбус (1, 2 номерлылар), дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру чорында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк һәм транспортның юл хәрәкәтен оештыру схемасына үзгәрешләр кертеләчәк.