Татарстанда барлыгы 29 яңа СОVID-19 авыруы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь). Татарстанда 29 яңа COVID-19 авыруы теркәлгән, шуларның берсе читтән кайтарылган, калганнары –контактлы. 8 кеше хастаханәгә озатылган, 21-е өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында – 20 Казанлы, 3 кеше – Яр Чаллыдан, берәр кеше – Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Спас районнарыннан.
16-нчы июньгә Татарстанда 21 мең 967 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 19 мең 366 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 34 – узган тәүлектә.
Барлыгы 433 мең 950 кеше вакцинацияләнгән, шулардан 302 мең 658 кеше икенче доза вакцина алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлектә 13 мең 397 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 5 млн 249 мең 990 кеше авырган, 4 млн 828 мең 500 кеше сәламәтләнгән, 127 мең 576 кеше үлгән.