В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тамаша музей-тыюлыкның туган көненә багышлана.
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче гыйнвар). Казан Кремлендә «Манежда музыкаль кичәләр» концертлар циклы дәвам итә. Музей-тыюлыкның туган көненә багышланган киләсе тамаша 20 нче гыйнварда булачак.
Музыкаль кичәдә иң яхшы татар композиторлары Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Әнвәр Бакиров һәм Александр Ключаревның әсәрләре яңгыраячак. Кунаклар алдында халыкара конкурслар лауреатлары һәм ТР дәүләт академия симфоник оркестры артистлары чыгыш ясаячак.
Композицияләрне шулай ук Н.Җиһанов исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексы укытучылары – «Казан триосы» камера ансамбле башкарачак. Фортепианода – Татьяна Максимова, скрипкада – Асия Гәрәева, виолончельдә Александр Дульнев уйнаячак.
Кунакларга татар композиторлар мәктәбе классикасы турында Наталья Дульнева сөйләячәк, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.
Музыкаль кичә «Манеж» күргәзмәләр залында 18:30 сәгатьтә башлана. Керү билетлар һәм «Пушкин картасы» буенча башкарылачак. Чара турында тулырак мәгълүматны +7(843)567-80-67, +7(843)567-80-68 телефон номерлары аша белергә мөмкин.