В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар кысаларында берләшмә илләренең спорт министрлары турнирның киләчәге һәм халыкара чаралар уздыруда Татарстанның роле турында фикер алышачак
Фото: bricskazan2024.games
«Уеннарга бер ай кала турнир белән шул дәрәҗәдә кызыксыну – минем тәҗрибәдә беренче тапкыр», – дип ассызыклады ул. Билетларны сатып алуда шулай ук Краснодар, Дондагы Ростов, Екатеринбург, Чиләбе һәм Россиянең башка шәһәрләрендә яшәүчеләр, БДБ гражданнары зур кызыксыну күрсәтә.
Шул ук вакытта 12 нче июньдә, Россия көнендә узачак ачылу тантанасына билетлар сатылмый. Ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә үтәчәк, объект чикләнгән сандагы тамашачыларны гына кабул итә ала.
Чарага спортчылар һәм хөрмәтле кунаклар чакырылачак, ә менә аның турыдан-туры трансляциясен «Матч ТВ» федераль каналы күрсәтәчәк. Ачылу тантанасында популяр башкаручыларның чыгышларын күрергә мөмкин булачак, шулай да акцент республиканың иҗат коллективлары номерларына ясалачак.
Аның каравы 23 нче июньдә Уеннарның ябылу тантанасына теләге булган һәркем эләгә ала. Оештыручылар аны Сабантуй бәйрәме белән берләштерергә планлаштыра, ул берьюлы берничә мәйданчыкта узачак.
«Бу көнне шәһәр, республика, Россия территориясендә булганнарны Сабантуйга чакырабыз. Без ике бәйрәмне берләштерергә булдык. Барысы да милли колоритны тоя алачак», – диде ТР спорт министры.
Әлегә Уеннарда катнашучыларның төгәл саны билгеле түгел – ул көн саен яңартыла. Бүгенгә 60 илдән якынча 5 мең кеше теркәлгән. Ярышлар Казанның 18 спорт объектында спортның 29 төре буенча узачак.
Уеннарда рекордлы санда медальләр уйнатылачак – 380 нән артык комплект. Россия җыелма командасы составында ТР спортчылары да иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәк, алар арасында Екатерина Кошкина, Никита Шлейхер, Даниел Маринов, Марта Мартьянова, Софья Дьякова һәм башкалар бар. Ярышларның амбассадорлары – фехтование буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Софья Великая һәм суга сикерү буенча Олимпия чемпионы Илья Захаров.
Шулай ук инглиз һәм рус телләрендә дә мәдәни-тарихи экскурсияләр планлаштырылган. Шәһәр кунакларына Европа, Азия кухнясы, милли ризыклар һәм хәләл продукция белән меню тәкъдим ителәчәк.
Моннан тыш, 22-23 нче июньдә Уеннар кысаларында БРИКС илләренең спорт министрлары очрашуы узачак. Чакырулар башка дәүләтләргә дә җибәрелгән. Очрашуда ярышларның киләчәге, шулай ук халыкара чаралар уздыруда Татарстанның роле турында фикер алышачаклар.
ТР спорт министры сүзләренә караганда, Уеннарга әзерлек инде тәмамланып килә. Турнирларга җәлеп ителгән барлык объектларда капиталь ремонт үткәрелгән, берничәсендә өстәмә инвентарь һәм җиһазлар алынган.
Күп кенә объектлар 2013 елгы Универсиададан бирле ремонт күрмәгән. «Бу икеләтә мирас булачак. Элек без Универсиада мирасы турында сөйләсәк, хәзер – БРИКС уеннары мирасы, диябез, чөнки барлык объектларны да норматив хәлгә китерәчәкбез», – дип белдерде спикер.
Ярышларның талисманы – леопард Бриксик. Аны парклар һәм скверлар дирекциясе чараларында, футбол матчларында, Казан марафонында күрергә мөмкин иде.
Камилә Вилданова