Ут шәһәрнең Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарында бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь). Иртәгә, 20 ноябрьдә, Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарының кайбер йортларында ут булмаячак.
8.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Париж Коммунасы, 9, Татарстан ур., 2, 8;
8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Әхтәмов ур., 7, 18, Нариманов ур., 145, Сәйдәшев ур., 1, Сара Садыйкова ур., 43, 45, 47, Габдулла Тукай ур., 102, 106, 108, 110, 112;
10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Сара Садыйкова ур., 43, 47.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районында Салмачы бистәсенең түбәндәге урамнарында ут булмаячак: 2-нче Үзәк, Акчарлак, Әтнә, Балачак, Береговая, Большая, Васильковая, Долгая, Заречная, Звездопадная, Камышлы, Красивая, Луговая, Новая, Питрәч, Раздольный тыкрыгы, Раздольная, Сабантуй, Салмачы, Тамчы, Тау Буе, Усердная, Үзәк, Черноплодная.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Совет районында Вознесенское бистәсендә түбәндәге урамнар буенча ут булмаячак: 1-нче Нокса тыкрыгы, 2-нче Нокса тыкрыгы, 3-нче Нокса тыкрыгы, 4-нче Нокса тыкрыгы, Вязовая роща, Гали Динмөхәммәтов, Дубравная, Заречная, Зарничная, Луговая, Дмитрий Менделеев, Наклонная, Обновление, Осиново, Профсоюз, Солнечная, Спорт, Таныш, Туманная, Туры, Цветочная, Үзәк;
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Константиновка бистәсендә түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Заречная ур., 1а, 3б, Интернационал ур., 5а, 9в, 11,11а, 12, 13, 13а, 14, 15, 16, 16а, 16б, 17, 18, 19, 20, 21, 22, 23, 24, 25, 25а, 26, 27, 28, 29, 30, 43, 43а, ут шулай ук Березовая, Водоканал, Садовая, Овощевод, Хансувар урамнарында бетеп торачак.
Шул ук вакыт аралыгында Лесная Поляна бистәсендә Изгелек, Казан яшьләре, Лучистая, Пейзаж урамнарында ут булмаячак.
Шул ук вакытта Совет районы Радужный бистәсендә Загоскин, Коринфский, Райская, Тенишев, Хлебников урамнарында ут бетеп торачак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте.