В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгеч никахны өзгәндә, никах контракты белән, мөлкәтне бүлгәндә килеп туган нюансларга, балалар һәм алиментлар турындагы бәхәсләргә бәйле сорауларга җавап бирәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Очрашуны гаилә-хокук бәхәсләрендә уңышлы практик тәҗрибәсе булган белгеч, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Наталья Веретенникова үткәрәчәк. Ул никах өзелгәндә, мөлкәтне бүлгәндә, никах контракты белән, балалар һәм алиментлар турындагы бәхәсләр, аталыкны билгеләү һәм башкалар турындагы сорауларга җавап бирәчәк.
Гаилә мәсьәләләре буенча юрист белән очрашулар ай саен оештырыла. Чираттагы кабул итү 20-нче ноябрь 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 3 адресы буенча урнашкан «Яхшы куллар» хәйрия складында узачак. Алдан язылу өчен телефон: +7(843)236-65-61. Фондта булганда битлектән куллану мәҗбүри, дип хәбәр ителә «Игелекле эшләр көне» фондында.