Халыкка консультация бирү телефон аша оештырылачак.
Фото: Марат Мугинов
Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, гражданнарны консультацияләү читтән торып телефон элемтәсе аша оештырылачак. Казанда юридик ярдәмне 9.00 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр түбәндәге телефон номерлары буенча алырга мөмкин: +7(800)201-16-00, +7(843)238-10-00, шулай ук WhatsApp мессенджерында +7(987)205-00-63 номеры буенча. Ярдәм консультантларның сменалы составы белән төшке ашка тәнәфессез булачак, дип хәбәр итә Россия юристлары ассоциациясе.
Халыкка консультацияне Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы техник инвентаризация бюросы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Россия юристлары ассоциациясе Татарстан төбәк бүлеге белгечләре уздырачак.
Татарстанда халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көнендә кизү тору графигы белән сылтама буенча танышырга була.