В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче май). Казанның Совет районындагы кайбер йортларда су бирү туктатылачак. Бу Минск урамындагы суүткәргечне тоташтыру буенча эшләр башкарылу белән бәйле.
20 нче майның 9:00 сәгатеннән 21 нче майның 6:00 сәгатенә кадәр Минск, 1, 1в, 1г, 1д, 5а, 16, 16а, 18 адреслары буенча урнашкан йортларда су белән тәэмин итү туктатылачак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, алар түбәндәге телефон аша кабул ителә: +7(843)231-62-60.