В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар Татарстан башкаласында яңгыр һәм көчле җил фаразлый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май). 20-нче майда Казанда болытлы һава торышы фаразлана. Бүген төнлә һәм чәршәмбе көндез яңгыр явачак. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә 4-6 градус җылы, көндез +10-нан +12 градуска кадәр булачак.
Гомумән алганда, республикада болытлы булачак, яңгыр көтелә. 19-нчы май кичендә аерым районнарда җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +3-тән +8 градуска кадәр, көндез - 8-13 градус җылылык тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.