В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ут берничә сәгатькә бетерелеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). Иртәгә, 20-нче мартта, Казанның Совет һәм Идел буе районнарының кайбер йортларында электр уты вакытлыча сүндереләчәк.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының шәхси секторына караган Агачлык, Акчулпан, Аланлык, Аланлык тыкрыгы, Вязовая, Затлы, Звонкая, Каенсар, Механиклар, Милосердие, Наставников, Пиречный тыкрыгы, Рассветная, Рассветный тыкрыгы, Рябиновая, Сабит, Төзүчеләр, Таулы, Тихвинская, Урмале, Уртак урамнарында урнашкан йортларда ут булмаячак.
9.00-18.00 вакыт аралыгында электр утын Совет районы Дәрвишләр бистәсендәге Главная урамындагы йортларда һәм Мир урамындагы 30-нчы номерлы йортта сүндерәчәкләр. Бу вакыт аралыгында шулай ук Кече Дәрвишләр бистәсендә Кооператив урамындагы һәм Солидарность 21, Халезов 19, 21 адреслары буенча ут булмаячак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.