В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бирегә килүчеләргә үзләренең вакансияләрен шәһәрнең 7 предприятиесе тәкъдим итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март). Казанның Вахитов районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 20 март көнне вакансияләр ярминкәсе үткәрәчәк.
Ярминкәдә "Метроэлектротранс" МУП, "Казан төгәл машина төзелеше заводы" федераль казна предприятиесе, "Казан хореография училищесы" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе, суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, "Торгызу технологияләренең Казан тикшеренү медицина үзәге" ҖЧҖ, "Электроприбор" Казан заводы" ААҖ, "Здравушка" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге" дәүләт автоном учреждениесе үз вакансияләрен тәкъдим итәчәк.
Килүчеләргә пенсия белән тәэмин итү, булачак пенсия формалаштыру, дәүләт хезмәтләре буенча, гражданнарга реаль вакыт режимында үзләренең формалашкан пенсия хокуклары турында белергә мөмкинлек бирүче "Иминиятләштерелгән затның шәхси кабинетында" теркәлү буенча