Утырыш 9.00 сәгатьтә башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). 20-нче июньдә Казан Ратушасында Казан шәһәре Думасының XXXIV сессиясе узачак. Утырыш 9.00 сәгатьтә башлана.
Депутатлар түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышачак:
Казан шәһәренең Мактаулы гражданины турында;
Казан шәһәре территориясендә реклама эшчәнлеген тәртипкә салу турында;
Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының «2017-2019 елларга Казан шәһәре муниципаль милкен хосусыйлаштыруның прогноз планы (программасы) турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәре муниципаль милкен арендага бирү тәртибе турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының Казан шәһәре Башкарма комитетының структур бүлекчәләре турында аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре муниципаль органы һәм җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминләштерүе турында нигезләмәне раслау хакында;
Казан шәһәре Думасының аерым карарларына үзгәрешләр кертү һәм үз көчләрен югалткан дип тану турында;
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының «Җирле үзидарә органнарына гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен һәм срокларын раслау турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең чикләрен билгеләү турында;
Төрлеләр:
Һөнәри осталык буенча WorldSkills 2019 дөнья чемпионатына әзерлек барышы турында.