Корбан бәйрәме көнендә мәчетләрдә намаз 3:30 сәгатьтә вәгазь белән башланачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июль, Ксения Швецова). Иртәгә, 20-нче июль көнне, ислам динендә төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме башлана. Казан мәчетләрендә намаз 3:30 сәгатьтә вәгазь белән башлана. Мәчет аша узучы җәмәгать транспорты маршруты бу көнне 2:30 сәгатьтә эшли башлаячак, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитетының иҗтимагый оешмалары белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров.
Шәһәр халкы мәчетләргә кадәр бәйрәм вәгазы башлануга 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 22, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 71, 74, 75, 89, 91-нче номерлы автобус һәм 1, 2 һәм 12-нче номерлы троллейбус маршрутлары белән бара алачак.
Бәйрәм намазыннан соң корбан чалу йоласы башлана, ул өч көн – 20, 21 һәм 22-нче июль көннәрендә – 17 урында узачак.
Корбан чалу урыннары
1. «Казан нуры» мәчете (Фатыйх Әмирхан урамы, 3);
2. «Салихҗан» мәчете (Бестужев урамы, 66а);
3. «Әл-Мәрҗани» мәчете (Каюм Насыйри урамы, 17);
4. «Гадел» мәчете (Оренбург юлы, 193);
5. «Ризван» мәчете (Хөсәен Мәүлетов урамы, 48а);
6. Апанай мәчете (Каюм Насыйри урамы, 27);
7. «Тынычлык» мәчете (Мелитопольская урамы, 15, Мирный бистәсе);
8. Бертуган Петряевлар урамы буенча урнашкан комплекс;
9. «Сөләйман» мәчете (Ютазы урамы, 8а к1);
10. «Рамазан» мәчете (Окольная урамы, 25б);
11. «Мәүлид» мәчете (Селянская урамы, 23, Залесный бистәсе);
12. «Коддус» мәчете (Яснополянский тыкрыгы, 16, Карьер бистәсе);
13. «Иман нуры» мәчете (Дорожная урамы, 32а, Нагорная бистәсе);
14. «Рәҗап» мәчете (Энгельс урамы, 20/39);
15. «Фатиха» мәчете/Кадышево мәчете (Рихард Зорге урамы, 2а, Кадышево бистәсе);
16. «Билал» мәчете (Иркен урамы, 29);
17. «Бистә Нуры Габделгалләм» мәчете (Пионерская урамы, 5, Яңа Сосновка бистәсе).