В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы октябрь). Ял көннәрендә, ягъни 20 һәм 21 октябрьдә, Вахитов районының кайбер йортларында ут бетеп торачак. Бу электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау эшләре белән бәйле.
20 октябрьдә 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Бауман ур., 1/2, Кремль ур., 2, 2/6 адреслары буенча урнашкан йортлар утсыз калачак.
14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Чехов ур., 3/7, 9, Достоевский ур., 53 адреслары буенча ут булмаячак.
21 октябрьдә 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Бауман ур., 1/2 һәм Кремль ур., 2, 2/6 адреслары буенча, ә 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Чехов ур., 3/7, 9 һәм Достоевский ур., 30, 53 адреслары буенча ут бетеп торачак.