В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дин тотучылар Благовещение соборыннан алып Крестовоздвижение чиркәвенә кадәр узачак.
Фото: Денис Гордийко
20 нче июльнең 20:00 сәгатеннән 21 нче июльнең 13:00 сәгатенә кадәр Миславский урамы буенча, К.Маркс урамыннан Большая Красная урамына кадәрге участокта, хәрәкәт итү тыела.
21 нче июльнең 7:00 сәгатеннән 13:00 сәгатенә кадәр түбәндәге урыннарда хәрәкәт итү һәм автомобиль юлында тукталу чикләнәчәк:
Кремль урамы, Чернышевский урамыннан 1 нче Май мәйданына кадәрге участокта;
Профсоюз урамы, Чернышевский урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәрге участокта;
1 нче Май мәйданыннан төшү, Кремль урамыннан Профсоюз урамына кадәрге участокта;
Бауман урамы, Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәрге участокта;
Меңьеллык мәйданыннан Батурин урамына төшү;
Батурин урамыннан Кремль транспорт дамбасына төшү;
Батурин урамы, Кремль дамбасыннан Дзержинский урамына кадәрге участокта;
Большая Красная урамы, Япеев урамыннан Батурин урамына кадәрге участокта;
К.Маркс урамы, Лобачевский урамыннан Батурин урамына кадәрге участокта;
Япеев урамы, Дзержинский урамыннан Большая Красная урамына кадәрге участокта (кирәк булганда);
Миславский урамы, К.Маркс урамыннан Дзержинский урамына кадәрге участокта.
Тәре йөрешен үткәрү вакытында 22 нче, 28 нче, 28а һәм 89 нчы номерлы автобуслар хәрәкәте туктатылачак, дип хәбәр иттеләр Транспорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, 20 нче һәм 21 нче июльдә Казан-Богородица ирләр монастыренда Изге Богородица Казан образына 443 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар узачак. Бәйрәм чараларында катнашу өчен Татарстан башкаласына Рус православие чиркәвенең архипастырьлар сонмы киләчәк. Благовещение соборында тәре йөреше алдыннан 7:30 сәгатьтә Изге Мәрьям Ананың догасы кылыначак.