Юлларда бозлавык саклана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль). 20 февральгә синоптиклар казанлыларга аязучан болытлы һава торышы фаразлый. Вакыты белән бераз кар явачак, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Юлларда бозлавык саклана.
Һава температурасы төнлә минус 10-12 градус салкын булачак, көндез минус 2-4 градуска кадәр салкын булачак.
Татарстан буенча шулай ук аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы минус 9-14 градуска кадәр салкын булачак, көндез минус 2-7 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.