В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргечләрне тоташтыру эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август). 20-нче августта Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларда бер тәүлеккә якын су булмаячак. Бу суүткәргечләрне тоташтыру эшләре белән бәйле.
20-нче августның 9.00 сәгатеннән 21-нче августның 6.00 сәгатенә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Туфан Миңнуллин урамы, 8а, 8б/15, 8в/15, Назарбаев урамы, 10 корпус 1, 10/92, 12, 12в, Ново-Песочная урамы, 40, 44, Островский урамы, 107, Павлюхин урамы, 37, 41а, 57, Петербург урамы, 64, 92/10, Марсель Сәлимҗанов ур., 15/8б, 15/8в, 17, 19, 21, 23, 27, 29, Спартак ур., 14, 87, 89, 53 (24-нче балалар бакчасы).
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.