Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.08.2024, 12:10

20 августта Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен әдәби конкурс старт ала

Иң яхшы 15 әсәр Игелекле тарихлар китабына керәчәк, ә җиңүчеләр 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак

«Игелекле Казан» «Глаголица» Халыкара премиясе белән берлектә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен әдәби конкурс башлап җибәрәчәк. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары Игелекле тарихлар китабына керәчәк 15 әсәрне сайлап алачак. Җиңүчеләр 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә башкарма комитетта «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Татьяна Мерзлякова хәбәр итте.

Катнашырга Казанда яшәүче инвалид балалар чакырыла. Ике яшь категориясе каралган: 10 яшьтән 13 яшькә кадәр һәм 14 яшьтән 17 яшькә кадәр. Эшләр ике номинация буенча кабул ителә: рус һәм татар телләрендә проза һәм поэзия.

Катнашу өчен гаризаны 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин. Җиңүчеләрне танылган язучылар белән очрашуга һәм бүләкләү тантанасына чакырачаклар, ул 18 ноябрьгә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшь казанлылар шулай ук «Глаголица» халыкара премиясенә эшләрен җибәрә ала. Конкурска рус һәм татар телләрендә проза һәм поэзия, эссе, сценарийлар, комикслар, пьесалар һәм башка әсәрләр тәкъдим итәргә мөмкин. Аларны язучылар, тәрҗемәчеләр һәм журналистлар бәяләячәк.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 19.08.2024
Видеорепортаж
19.08.2024 13:15
«Игелекле Казан» яшь коммерциячел булмаган оешмалар өчен акселератор эшләтеп җибәрәчәк
Барлык яңалыклар