В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә +7-9 градус, көндез +16-18 градус җылы булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 август). 20-нче августта Казанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшемнәр көтелми. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә +7-9 градус, көндез +16-18 градус җылы булачак.
Гомумән алганда, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил - төньяк-көнбатыштан, уртача, урыны белән көчле, тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +4...+9 градус, көндез +13...+18 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.