Бу «Казан триатлоны» ярышларына әзерлек һәм аны уздыру белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
Казан Башкарма комитеты карары нигезендә, транспорт хәрәкәте түбәндәге юл участокларында чикләнәчәк:
20 нче августта 12:00 дән 17:00 гә кадәр – С.Хәким урамы буенча (Декабристлар урамыннан алып Чистай урамына кадәр, хәрәкәтне тулысынча чикләү);
20 нче августта 12:00 дән 17:00 гә кадәр – Ф.Әмирхан урамы буенча Миллениум күпере борылышында (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
20 нче августта 12:00 дән 17:00 гә кадәр – Чистай урамыннан «Ак Барс Арена» футбол стадионы территориясенә икенче керү юлына төшү урынында (ике уң як полоса буенча хәрәкәтне туктатып тору);
20 нче августта 12:00 дән 17:00 гә кадәр Ямашев проспектыннан Ямашев проспекты буенча урнашкан 122б номерлы йортка кадәр түбән күпергә төшү юлында (бер юнәлештә хәрәкәтне туктатып тору);
20 нче августта 12:00 дән 17:00 гә кадәр Ямашев проспектыннан түбән күпер буенча төшү юлында (Себер тракты буенча 39 нчы йорт янында, хәрәкәтне тулысынча чикләү);
20 нче августта 12:00 дән 17:00 гә кадәр Чистай урамы буенча (Чистай урамыннан «Ак Барс Арена» футбол стадионы тирәли хәрәкәт итү юлына кадәр, өч уң як полоса буенча хәрәкәтне туктатып тору);
20 нче августта 7:00 дән 18:30 га кадәр һәм 21 нче августта 6:00 дән 12:00