Шәһәрлеләр истәлекле значокларны кибетләрдә, онлайн-мәйданчыкларда, шулай ук җәмәгать урыннарында сатып ала алачак.
Фото: pamyatpokoleniy.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы март). 20 нче апрельдә Казанда «Кызыл канәфер» бөтенроссия хәйрия акциясе старт ала. Ул традицион рәвештә Россиянең барлык төбәкләрендә 22 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Казанлылар истәлекле значокларны кибетләрдә, онлайн-мәйданчыкларда, шулай ук җәмәгать урыннарында сатып ала алачак.
Җыелган акчалар Россия ветераннарына медицина ярдәменә юнәлтеләчәк: бу медикаментлар, инвалид коляскалары, ишетү аппаратлары, протезлар һәм башка бик күп нәрсәләр, дип хәбәр итә «Буыннар хәтере» хәйрия фондының матбугат хезмәте.