В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Аркылы Базар урамындагы бинага суүткәргеч тоташтыру белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче август). 2 нче сентябрьдә Казанның Киров районындагы кайбер йортларда су белән тәэмин итү бер тәүлеккә туктатылачак. Бу Аркылы Базар урамындагы бинага суүткәргечне тоташтыру белән бәйле, дип хәбәр иттеләр «Водоканал»да.
2 нче сентябрьнең 9:00 сәгатеннән 3 нче сентябрьнең 6:00 сәгатенә кадәр түбәндәге адреслар буенча йортларда су булмаячак:
Беренче Май ур., 1;
Гладилов ур., 56;
Краснококшайск ур., 81/1, 81/10, 83;
Лукницкий ур., 2;
Аркылы Базар ур., 1, 10/81;
Бистә ур., 17, 19, 23, 24, 38, 42.
Су тутырылган автоцистерналар +7(843)231-62-60 телефоны буенча халыктан кабул ителгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак.