Шәһәрлеләр этләр приюты өчен металл чиләкләр, ләгәннәр һәм кастрюльләр тапшыра алалар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август). 2 сентябрьдә икенчел чимал җыю мобиль пункты Казан урамнарына чыгачак. Гадәттәге чүптән кала, экоактивистлар этләр приюты өчен 10 литрдан артык кхүләмле металл чиләкләр, ләгәннәр һәм кастрюльләр кабул итәчәкләр.
Мобиль пункт түбәндәге адреслар буенча торачак:
10.15-11.00 – Киров районы (Петров паркы);
11.30-12.00 – Мәскәү районы (Урицкий паркы);
12.15-13.00 – Авиатөзелеш районы (“Крылья Советов” паркы);
13.30-14.00 – Яңа Савин районы (Җиңү паркы);
14.20-15.00 – Вахитов районы (Лядов бакчасы);
16.20-17.00 – Совет районы (Казан ипподромы, Камалиев проспекты ягыннан);
17.30-18.00 – Идел буе районы (Дан скверы).
Искәртергә кирәк, теләүчеләр, гадәттәгечә, макулатура (тартмалар, китаплар, журналлар, газеталар һ.б.); төбендә өчпочмак эчендә “1”, “2”, “4”, “5” маркировкалы пластик шешәләр, контейнерлар һ.б. (алар чиста һәм юкартылган булырга тиеш); CD-дисклар һәм аларның тартмалары; чиста һәм яхшы хәлдә сакланган киемнәр; чиста чүпрәк-чапрак (киҗе-мамыкны синтетикадан аерырга кирәк); пластик уенчыклар тапшыра алалар. Сайтта калдыкларны тапшыру өчен әзерләү кагыйдәләрен алдан өйрәнергә һәм мобиль пунктның тукталыш урыннарын карарга мөмкин.