В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җил урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). 2-нче сентябрьдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшемнәр фаразланмый. Җил – уртача тизлектә, төньяктан, урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә +13-15 градус, көндез +18-20 градус булачак.
Гомумән алганда, республикада шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез явым-төшемсез. Җил – төньяк-көнбатыштан, уртача, урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +12-дән +17 градуска кадәр, көндез +17...+22 булачак, көньяк-көнчыгышта +24 градуска кадәр җитүе көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Шулай ук 1-нче сентябрьдән 10-нчы сентябрьгә кадәр Татарстан территориясендә урманнарда югары янгын куркынычы (4 класс) саклана.