Гражданнар оборонасы буенча күнегүләр барышында берничә телеканалны трансляцияләүне тоткарлау планлаштырыла.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
9.00-дән 9.30-га кадәр «Татарстан - Яңа гасыр» аналог телевизион каналы һәм 1 нче һәм 2 нче мультиплекс эфир телевидениесенең һәм радиотапшыруларының цифрлы каналлары трансляцияләрен тоткарлау үтәчәк. Тамашачылар «Игътибар! Татарстан Республикасында хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә!» хәбәре текстын күрәчәкләр.
Шулай ук 9.00-дән 9.30-га кадәр транспортта - трамвайларда һәм троллейбусларда - халыкка видеоролик җибәрелү юлы белән мәгълүмат бирү системасын тикшерү үткәреләчәк.
Алга таба 9.30-дан 10.30-га кадәр республика муниципаль берәмлекләрендә сөйләм сирена җайланмаларын эшләтеп җибәрәчәкләр. Хәбәр тексты түбәндәгедән гыйбарәт булачак: «Игътибар! Халыкка хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә».
Шул ук көнне, 10.00 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр, Казанда һәм барлык муниципаль районнарда электр сиренасы тикшереләчәк.
2-нче октябрьдә 9.30-дан 10.30-га кадәр Татарстан муниципаль районнарының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте, ә 10.30-дан 11.30-га кадәр - хәбәр итү системалары булган һәм 1-2 класслы куркыныч җитештерү объектларына кертелгән предприятиеләрнең дежур-диспетчерлык хезмәтләре аша хәбәр итүнең локаль системаларын автомат режимда эшләтеп җибәрү оештырыла.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе шәһәрлеләрне тыныч булырга һәм сөйләм хәбәрләрен игътибар белән тыңларга чакыра.