Электр утын өзү Авиатөзелеш, Вахитов, Киров, Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнарындагы йортларга кагылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). 2-нче октябрьдә Казанның кайбер йортларында электр утын вакытлыча сүндерәчәкләр.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Авиатөзелеш районында Айдаров ур., 7, Максимов ур., 34/24 (11-нче номерлы шәһәр хастаханәсе), Симонов ур., 6, 37а (404-нче номерлы балалар бакчасы) адреслары буенча ут булмаячак.
Вахитов районында электр энергиясен 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча сүндерәчәкләр: Островский ур., 59, Петербург ур., 30, 32/13.
8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Киров районының Зилант ур., 18 һәм Сажинов ур., 3 йортларында яшәүчеләр утсыз калачак.
Яңа Савин районында электр энергиясен өзү 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча планлаштырылган: Әмирхан пр., 2, 2а, 6, Ямашев пр., 74, 76.
8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Идел буе районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Гарифҗанов ур., 25, 28, 34, 36, 38, 40, 42, Бертуган Касыймовлар ур., 6, Әбубәкир Терегулов ур., 10, 10а, шулай ук Мирный бистәсенең шәхси секторы йортларында - 2 нче Рубежная, 3 нче Рубежная, 4 нче Рубежная, 5 нче Дәүләки, 5 нче Новосельская, 5 нче Рубежная, 6 нчы Новосельская, 7 нче Новосельская, 8 нче Новосельская, 9 нчы Новосельская, 12 нче Новосельская, Рубежная урамнары.
Совет районында 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Вознесение бистәсенең Бишек, Верная, Вишневая, Вознесение, Дуслар, Кама, Карлыгач, Нардуган, Парканат, Профсоюз, Радужная, Тузганак, Якташлар урамнары буенча урнашкан йортлары утсыз калачак. Константиновка бистәсендә утны Беловежская, Белоозерская, Вересково тыкрыгы, Извилистая урамы, Извилистый тыкрыгы, Изумруд, Казан, Лесная, Малахит, Овражная тыкрыгы, Привольная урамнары буенча 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр сүндерәчәкләр. 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр шәһәрнең Привольный бистәсендә Икмәкле, Ореховая һәм Уракчы урамнары буенча да ут сүндерүне планлаштыралар.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.