В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр хайваннарга ветеринария хезмәтләре комплексын бушлай күрсәтәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче сентябрь). 2-нче октябрь көнне этләрне вакцинацияләүнең һәм стерильләштерүнең мобиль пункты Казанның Авиатөзелеш районына киләчәк. Теләгән һәркем үз хайванын ветеринарларга күрсәтү өчен алып килә алачак.
Мобиль пунктта ветеринария табиблары тулы бер хезмәт күрсәтәчәк: шәһәр халкы үз этләрен стерильләштереп һәм вакцинацияләп кенә калмыйча, аларга ветеринария паспортын да рәсмиләштерә алачак. Хайван хуҗаларының теләге буенча чиплау уздырачаклар яки колагына бирка асачаклар.
Кабул итү 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькщ кадәр Побежимов, 2 адресы буенча урнашкан Дәүләт ветеринария шифаханәсе территориясендә тере чират тәртибендә алып барылачак.