В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эпидемиологик хәл аркасында сынаулар дистанцион форматта үткәрелә.
Фото: Денис Гордийко
Конкурста җиңү өчен укытучылардан һәм укучылардан торган иҗади ансамбльләр көрәшә. Эпидемиологик вәзгыять белән бәйле сынаулар дистанцион форматта уздырыла. Жюри фортепиано, кыллы, тынлы, халык уен кораллары бүлекчәләре, балалар музыка мәктәпләре һәм сәнгать мәктәпләре вокалы эшләре белән видеоязмалар карый. Эшләр Kazan.dmsh-2@yandex.ru почтасына кабул ителә.
Конкурста җиңүчеләрне 2-нче ноябрьдә өч яшь категориясендә билгеләячәкләр: 9 яшькә кадәр, 10 яшьтән 12 яшькә кадәр һәм 13 яшьтән 17 яшькә кадәр.
Шулай ук «100//ЛИЦА» проекты кысаларында 1 ноябрьдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Чиксез сольфеджио» олимпиадасы узачак. Анда катнашуга заявкалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: dmsh8.kzn@tatar.ru.