В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның вәгазе туры эфирда трансляцияләнәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче апрель). 2 нче майда Татарстанда Ураза гаете узачак. Казан мәчетләрендә һәм республиканың башка шәһәрләрендә гает намазлары 6:30 сәгатьтә башланачак, 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак.
Авыл җирлекләрендә иртәнге намаз 3:00 сәгатьтә укылачак, 4:00 дә гает вәгазе башлана, гает намазы 4:30 сәгатькә билгеләнгән.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе «Хузур ТВ», «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалында, ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында һәм «Хузур ТВ» телеканалының YouTube-каналында туры эфирда трансляцияләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2 нче май көнне Казанда, Ураза бәйрәме көнендә, шәһәр мәчетләре яныннан узучы автобуслар һәм троллейбуслар иртәнге 5 тән йөриячәк.
Бәйрәм алдыннан Казанда туристлар Кол Шәриф мәчетенә керә алмаячак. Чикләүләр 1 нче майның 19:00 сәгатеннән 2 нче майның 9:00 сәгатенә кадәр гамәлдә булачак.