В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр мәчетләрендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм чаралары 6:30 да башлана.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче май). 2 нче майда Татарстанда Ураза гаетен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм чаралары Казан мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә башлана. Бу көнне маршрутлары шәһәр мәчетләре яныннан уза торган кайбер автобуслар һәм троллейбуслар 5:00 дән йөри башлаячак.
Бу вакытта маршрутларга 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 75, 91 нче номерлы автобуслар һәм 1, 2, 12 нче номерлы троллейбуслар чыгачак.
2 нче майда Казан һәм республиканың башка шәһәрләре мәчетләрендә гает намазы 6:30 да, гает вәгазе 7:00 дә булачак. Бәйрәм намазы 7:30 да укылачак. Авыл җирлегендәге мәчетләрдә иртәнге намаз 3:00 дә укылачак, гает вәгазләре 4:00 сәгатькә, ә гает намазы 4:30 га планлаштырылган.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе «Хузур ТВ», «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалында, ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында һәм «Хузур ТВ» телеканалының YouTube-каналында туры эфирда трансляцияләнәчәк.
Бәйрәм намазы үткәрелү сәбәпле, туристлар Кол Шәриф мәчетенә 1 нче майның 19:00 сәгатеннән 2 нче майның 9:00 сәгатенә кадәр керә алмаячак.