Тамашага килүчеләр Федор Шаляпинның шәхси архивыннан уникаль экспонатларны күрә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май). 2-нче июньдә Казанда Кремль яр буенда Федор Шаляпинга багышланган театральләштерелгән тамаша узачак. Шәһәр халкы XIX гасыр атмосферасына чумып, Россиянең бөек башкаручысы турында күп кенә яңалыклар белә алачак.
Тамашага килүчеләр танылган җырчы тормышының иң якты мизгелләрен яңадан торгызуны күзәтә һәм бу көнгә кадәр музейларның иң тулы экспозицияләрендә дә куелмаган Федор Шаляпинның шәхси архивыннан уникаль экспонатларны күрә алачак.
Тамаша яр буе пирсындагы төп сәхнәдә узачак, ул 19.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.