В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез һава температурасы минус 4-6 градус булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Иртәгә, 2 февральдә, Казанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Көньяк-көнбатыштан талгын җил.
Төнлә һава температурасы минус 8-10 градус булачак, көндез - минус 4-6 градус. Синоптиклар юлларда бозлавык сакланачак, дип кисәтә.
Тулаем алганда, Татарстан буенча аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак. Төнлә һава температурасы 7-12 градус салкын булачак, аязган вакытта – минус 17 градуска кадәр, ә көндез 4-9 градус салкын булачак.
Якшәмбе, 3 февраль көнне, синоптиклар янә татарстанлыларга бераз кар вәгъдә итә. Якшәмбе көнне төнлә һава температурасы 8-13 градуска кадәр түбән булачак, көндез 3-8 градус салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.