В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел конкурсның сайлап алу этапларында бөтен Россиядән меңнән артык бала катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче ноябрь, Ксения Швецова). Быел «Игелекле дулкын» бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең сайлап алу этапларында бөтен Россиядән меңнән артык бала катнашты. Конкурста җиңүчеләр 2-нче декабрьдә ТР башкаласында узачак гала-концертта Россия эстрадасы йолдызлары белән бергә чыгыш ясаячак, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров.
Фестивальнең сайлап алу турлары быел Россиянең 11 шәһәрендә узды: Казан, Ярославль, Севастополь, Ростов-на-Дону, Владивосток, Новосибирск, Курск, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Калининград һәм Мәскәү. «Өч ел дәвамында «Игелекле дулкын» авыр тормыш хәлендә калган, әмма шуңа да карамастан, иҗат итүен һәм үсүен дәвам итүче талантлы балаларны җыя», – диде Р.Гафаров.
Фестивальдә бөтен Россиядән меңнән артык бала түбәндәге номинацияләр буенча катнашты: вокал, ишарәле җыр, хореография, инструментларда уйнау һәм сәхнә сәнгате, дип өстәде спикер.
2-нче декабрьдә Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада Авылы, 35) узачак гала-концертта балалар белән бергә Россия эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак, аларның исемнәре әлегә сер итеп саклана. Узган ел «Игелекле дулкын»га популяр башкаручылар Филипп Киркоров, Валерия, Сергей Лазарев, Юлианна Караулова, Динә Гарипова һәм башка артистлар килгән иде.
Исегезгә төшерәбез, «Игелекле дулкын» Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестивале 2017 елда Казан Мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артисты, композитор Игорь Крутой инициативасы белән оештырылды. Фестиваль РФ Президенты грантлары Фонды, ТР Хөкүмәте, Игорь Крутойның Популяр музыка академиясе, «Игелекле Казан» хәйриячелекне үстерүгә ярдәм фонды ярдәме белән уза.