Көндез шәһәрдә бераз яңгыр яварга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче август). Иртәгә, 2 августта, синоптиклар казанлыларга эссе һава торышы фаразлый. Көндез һава температурасы +27-29 градус тәшкил итәчәк, төнлә терекөмеш баганалары +15-17 градуска кадәр, уйсу җирләрдә +12-14 градуска кадәр төшәчәк. Көндез алмашынучан болытлы һава саклана, төньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Төнлә явым-төшем күзәтелми.
Татарстан буенча алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшем күзәтелми. Көндез урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә. Төньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк, яшен вакытында җилнең көче 15-20 м/с кадәр артачак. Төнлә һаваның минималь температурасы +10-15 градус тәшкил итәчәк, көнбатышта – +17 градуска кадәр. Көндез максималь температураның +26 градустан +31 градуска кадәр булуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.