В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Башкарма комитеты шәһәр халкы һәм кунакларыннан тынычлык саклауларын һәм сөйләм хәбәрләрен игътибар белән тыңлауларын сорый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель). Иртәгә, 2-нче апрельдә, Казанда һәм Татарстанның муниципаль районнарында сөйләм хәбәренең региональ, җирле һәм локаль системалары, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы яки барлыкка килү турында халыкка ашыгыч хәбәр итүнең комплекслы системасы тикшереләчәк.
Шулай итеп, республикада ашыгыч хәлләр турында хәбәр итү системаларын тикшерү 9.00 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Ешлыкта «Татарстан - Новый век» телевизион каналы һәм FM-диапазон 10 радиостанциясе трансляцияләнәчәк, ә трамвайларда һәм троллейбусларда видеоролик ачып, «ПТV-ТРИОН» халыкка мәгълүмат бирү системасын тикшерү үткәреләчәк, текст белән сөйләм хәбәр итү системасын урнаштыру эше башкарылачак: «Игътибар! Халыкка хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә», Казанда «ИДИС» хәбәр итү системасының 18 җайланмасы һәм Югары Осланда шундый ук 5 җайланма эшләячәк, моннан тыш, республиканың зур куркыныч җитештерү объектларында хәбәр итү системасы эшли башлаячак.
Казан Башкарма комитеты шәһәр халкы һәм кунакларыннан тынычлык саклауларын һәм сөйләм хәбәрләрен игътибар белән тыңлауларын сорый.