В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика халкының сорауларына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТР Хәрби комиссариаты вәкилләре җавап бирәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). 2-нче апрель көнне Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк. Республика халкына ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТР Хәрби комиссариаты вәкилләре консультация бирәчәк.
Чакырылучылар һәм аларның ата-аналары булачак хәрби хезмәт буенча мәгълүмат алачак.
Кайнар линия 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Шалтыратулар түбәндәге телефон буенча кабул ителә: +7(843)236-00-71. Сорауларны шулай ук +7(939)345-37-50 номеры буенча WhatsAppка җибәрергә мөмкин.