В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер айда «Җыю нокталары»на 2,7 меңнән артык шәһәр кешесе килеп киткән
Марат Мөгыйнов фотосы
Февраль аенда икенчел чимал кабул итә торган «Җыю ноктасы» пунктларына казанлылар 22 тонна чимал тапшырган. Калдыкларны төрләргә бүлеп җыю мәйданчыгына 2,7 меңнән артык кеше килеп киткән, дип хәбәр итә «ПЖКХ» идарәче компаниясе матбугат хезмәте.
Шәһәрдә «ПЖКХ» идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төбәк операторы тарафыннан оештырылган ике «Җыю ноктасы» пункты бар. Алар Васильченко урамы, 6 һәм Родина урамы, 45 адресларында урнашкан.
Узган айда Васильченко урамындагы «Җыю ноктасы» пунктына 8 тонна икенчел чимал тапшырылган. Родина урамындагы икенче мәйданчыкта 14 тонна чимал җыелган.
Калдыкларны төрләргә бүлеп җыю пунктлары көн саен 7:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшли. «Җыю нокталары»ның нинди төр калдыклар кабул итүе һәм икенчел чималны ничек әзерләү турында тулырак мәгълүматны әлеге сылтама аша белергә була.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2025 елда ике «Җыю ноктасы» пунктыннан төрле төрдәге 270 тонна икенчел чимал эшкәртү өчен җибәрелгән. Бер ел эчендә мәйданчыкларга экологиягә битараф булмаган 25 мең гражданин килеп киткән.
«ПЖКХ» идарәче компаниясеннән тыш, узган ел икенчел чимал җыю пунктларын шәхси эшмәкәрләр дә ачты. Яңа пунктлар Авиатөзелеш районының ике контейнер мәйданчыгында урнашкан.