В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк
Денис Гордийко фотосы
14 февральдә, Гашыйклар көнендә «Яратам» яшьләр клубында «Тиз арада очрашу» дип аталган чара уздырыла. Әлеге кичә күзгә-күз карашып, рәхәтләнеп аралашырга теләүчеләр өчен кызыклы булачак.
Кичәнең үзенчәлеге – әңгәмә рус телендә дә, татар телендә дә алып барылачак, әлеге мөмкинлек танышу даирәсен киңәйтәчәк. Чарада катнашучыларга юмор белән сугарылган һәм үзара аралашудан торган уңайлы формат әзерләнә.
«Тиз арада очрашу» чарасы 18:00 сәгатьтә башлана. Кичә Короленко урамы, 11а адресы буенча уздырыла, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.
Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, Гашыйклар көне алдыннан Казанның берничә яшүсмерләр клубында хисләргә һәм иҗади аралашуга багышланган тематик вакыйгалар үткәреләчәк. Кунаклар өчен парлы бию остаханәләре, сәнгать дәресләре әзерләнә һәм мәхәббәт хисләре белән сугарылган кино күрсәтеләчәк.