Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.04.2026, 12:08

Казан метросында ике атна дәвамында 127 диодлы лампа алыштырылган

«Кремль» станциясендә 40 яктырткыч чистартылган

Фото: «Метроэлектротранс» МУП

Ике атна дәвамында «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре Казан метро тоннельләрендә 127 диодлы лампа алыштырган. Яңа лампалар «Әмәт» – «Горки», «Горки» – «Җиңү Проспекты» станцияләре арасында барлыкка килгән. Моннан тыш, «Кремль» станциясендә 40 яктырткыч чистартканнар.

«Авиатөзелеш» һәм «Яшьлек» станцияләрендә дүрт канализация-насос станцияләрен техник яктан төзеклеген тикшергәннәр.

«Кәҗә бистәсе» – «Кремль», «Кремль» – «Габдулла Тукай мәйданы» станцияләрендә 44 метрга якын су агынтысы җайланмаларының суүткәргеч торбаларында җылыткыч тышлыгын яңартканнар.

Әлеге вакытта «Әмәт» станциясендә җир асты гаражларында су белән тәэмин итү системаларын төзәтү эшләре бара. Төп магистральнең 16 метр торбасы алыштырылган инде.

Даими рәвештә белгечләр 11 берләштерелгән электр белән тукландыру ярдәмче станцияләрендә техник тикшерүләр уздыра, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә.

Исегезгә төшерәбез, предприятие балансында барлыгы 132 км трамвай юлы, 313 км травмай һәм троллейбус контакт челтәре, 30 электр белән тукландыру ярдәмче станциясе бар.

Башкарылган эш күләменә карамастан, поезд юлларын, ярдәмче станцияләрне һәм җир өсте электр транспортының кабель хуҗалыгын яңарту өчен 9 млрд сумга якын акча таләп ителә, ягъни 131 км контакт челтәрне, 35 км кабель сызыгын ремонтлау, дүрт электр белән тукландыру ярдәмче станциясен төзекләндерү кирәк.

Барлык яңалыклар