В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр администрациясе алдан ук машина йөртүчеләрдән күрсәтелгән участоклардан транспорт чараларын күчереп куюларын үтенә
Денис Гордийко фотосы
Казанда 14 гыйнвардан 15 гыйнварга каршы төндә муниципаль парковкаларда кар чистарту эшләре дәвам итә. Шуңа бәйле рәвештә юлларны тулысынча һәм сыйфатлы итеп чистарту өчен, машина йөртүчеләрдән күрсәтелгән участоклардан транспорт чараларын алдан ук күчереп куюларын сорыйлар, дип хәбәр итә Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты.
21:00 сәгатьтән 5:00 сәгатькә кадәр кар чистарту техникасы Хөсәен Ямашев проспектындагы (212 һәм 260 нчы номерлы парковкалар), Короленко урамындагы (205 һәм 408 нче номерлы парковкалар), Адоратский урамындагы (216 нчы номерлы парковка) һәм Четаев урамындагы (319 нчы номерлы парковка) парковкаларда эшләячәк.
21:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр карны түбәндәге адреслар буенча чистартачаклар:
Һади Такташ урамы, урамның ике ягы, Спартак урамы белән кисешкән урыннан Островский урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Габдулла Тукай урамы, урамның ике ягы, Нурсолтан Назарбаев урамы белән кисешкән урыннан Тимер Юл урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Чернышевский урамы, урамның так ягы, Мәскәү урамы белән кисешкән урыннан Сул як Болак урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Киров тыкрыгы, урамның так ягы, Киров тыкрыгындагы 4 номерлы йорттан Сул як Болак урамына кадәр, урамның җөп ягы, Мәскәү урамыннан Сул як Болак урамына кадәр;
Гаяз Исхакый урамы, урамның ике ягы, Таҗи Гыйззәт урамы белән кисешкән урыннан Үзәк (Колхоз) базары бинасына кадәр;
Гаяз Исхакый урамы, урамның ике ягы, Чернышевский урамы белән кисешкән урыннан Рөстәм Яхин урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Гаяз Исхакый урамы, урамның ике ягы, Чернышевский урамы белән кисешкән урыннан Таҗи Гыйззәт урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Лейтенант Шмидт урамы, Чехов базары каршындагы урамның ике ягы;
Груздев урамы, урамның так ягы, Чехов урамы белән кисешкән урыннан Волков урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Зинин урамы, урамның так ягы, Николай Ершов урамы белән кисешкән урыннан Зинин урамында урнашкан 41 нче йортка кадәр;
Товарищеская урамы, урамның җөп ягы, Лейтенант Шмидт урамы кисешкән урыннан Әмирхан Еники урамында урнашкан 23 нче йортка кадәр;
Нариманов урамы, урамның ике ягы, Татарстан урамы белән кисешкән урыннан Париж Коммунасы урамы белән кисешкән урынга кадәр.
21:00–23:00 вакыт аралыгында 155 нче номерлы түләүле парковканы һәм Хөсәен Ямашев проспектындагы юлны (Ибраһимов проспектыннан Короленко урамына кадәрге җирле юлны) җыештыру планлаштырыла.