В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
73 катнаш юл машинасы, 56 трактор щеткасы, 33 үзбушаткыч, 18 фронталь төягеч һәм башка төр техника җәлеп ителәчәк.
Фото: Марат Мугинов
Карны Батурин, Бауман, Бутлеров, Вишневский, Волков, Девятаев, Николай Ершов, Рихард Зорге, Гаяз Исхакый, Большая Красная, Сул як Болак, Карл Маркс, Николаев, Петербург, Сәет Галиев, Фучик, Чернышевский, Яхин һәм башка урамнардан чыгару планлаштырыла.
Шулай ук кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып, ком сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдер белән эшләр башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрне юлларның машина йөрү өлешендә калдырмауларын сорый, чөнки алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Казанда кар чистарту мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары эшли. Гаризаларны шулай ук «Ачык Казан» сервисында калдырырга мөмкин.